Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле туганыбыз Дамирә Вәли кызы Галиевага 15 августта 55 яшь тула

12 августа 2022, 08:15

1001

0

2

Югары Шепкә авылында  яшәүче кадерле туганыбыз Дамирә Вәли кызы Галиевага 15 августта 55 яшь тула

  Кадерле туганыбыз, сине чын күңелебездән матур юбиле белән котлыйбыз.  Син   чибәр,  кыю, уңган, тәвәккәл, дикъкатьле  - бары менә шундый кешеләр генә  медицина хезмәткәре булып эшли ала. Син, стоматолог буларак,  кешеләрне  көчле авыртудан саклыйсың, һәр яңа көнгә, яңа таңга шатланып яшәргә мөмкинлек бирәсең, синең оста эшең нәтиҗәсендә кешеләр матур елмаеп, балкып йөри алалар.  Тормышта  нинди  генә  очрак булмасын, син ярдәмгә  ашыгасың, тиз арада сыйфатлы ярдәм күрсәтәсең. Аллаһы Тәгалә сиңа  шушы авыр эшеңдә ярдәмен бирсен, исәнлек-саулык белән хәерле тормышларда яшәргә насыйп итсен.  Сиңа тирән  рәхмәтебезне белдерәбез.

   Сезнең  Илшат Зәкиевич белән матур  традицияләргә нигезләнгән гаилә   тәрбиясе  улларыгызның яшәү рәвешендә дә  чагыла.  Улыгыз  Илфат    программалар әзерләү белгече булса, Дилшат, синең эшеңне дәвам итүче булып, стоматолог  булып эшли.

   Алдагы тормышыңда да яшәү  дәрте янсын йөрәгеңдә, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, якты булсын! Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Сиңа  ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшең белән озын-озак парлы булып яшәвеңне телибез.

                                                                     Сине яратучы туганнарың.

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев