Югары Шепкә авылында яшәүче Мамасадыйк Хуҗакуловка 10 февральдә 62 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы белән, балаларың, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә.
Иң изге теләкләр белән балаларың Мирзаһит-Гөлшат, Йолдыз-Радик, Наилә-Айнур, оныкларың Камил, Ислам, Рөстәм, Сөмбел, Айбулат, Алинә. Безнең теләкләргә әбиебез дә кушыла.
Нет комментариев