Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Нурдия Харис кызы ХӘСБӘТУЛЛИНАГА 26 июньдә 55 яшь тула.

22 июня 2018, 13:34

751

0

0

Кадерлебез, сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен генә күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын, туачак таңнарың һәрвакыт  нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте  янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын инде көткәне.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рафыйк, кызларың Индира-Илмира, киявең Ленар,

 оныкларың Арина-Зарина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев