Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Рафил Әхмәтзәки улы Нәүшировка 26 ноябрьдә 50 яшь тула.

23 ноября 2018, 08:46

719

0

0

Тормышның иң ямьле чагы -
Илле яшь ул аз әле!
Алда әле күпме шатлык!
Күпме бәхет, наз әле!

Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, бабабыз,   сине ихластан олуг юбилеең белән  котлыйбыз. Иң  мөһиме сиңа - сәламәт озын гомер телибез. Сиңа булган рәхмәтләребезне, теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин дә түгел, алар иксез-чиксез.Синең кебек сабыр, миһербанлы, изге күңелле әтиләр  бик сирәктер. Син безнең таянычыбыз  да, ышанычлы терәгебез дә.  Кулыңнан килмәгән эш юк: балта остасы да, тимергә җан өрүче дә, техниканы биш бармагың кебек белеп көйләүче дә син. Шуңа да сине  авылдашлар гына түгел, күрше-тирә авыллардагы танышларың-дусларың да чын күңелдән ихтирам итәләр. Үзеңнең тирә-ягыңдагыларга шатлык өләшеп, олысына да, кечесенә дә игелек һәм ярдәм итәргә һәрчак әзер булып яшисең. Без - балаларыңа да тиешле тәрбия биргәнсең. Кирәксә кырыс та буласың, кирәкле киңәшең белән һәрчак безне кайгыртып яшисең (әниебез белән берлектә, әлбәттә). Туганлык җепләрен саклап, ярдәмеңнән ташламыйсың. Оныкларың өчен җаныңны ярып бирергә дә әзерсең.
Кадерлебез! Сиңа исәнлек-саулык, тән сихәтлеге телибез. Күңелеңдәге җан җылыңның нуры сүнмичә-сүрелмичә, без - балаларыңа, оныкларыңа яшәү чыганагы булып торуыңны телибез. Гел шулай көләч, ягымлы булып, безне төп йортка җыйнап, безне сөендереп, әниебез белән озын-озак яшәргә язсын.  Син зур терәк безгә һәрвакытта, тормыш матур тик син барында.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә, утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.
Сине яратып, иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гамирә, улларың-киленнәрең Илнур-Алинә, Илмир-Алинә, кызың Айсинә, яраткан оныкларың Ралинә һәм Радмир. Бу теләкләргә әниең һәм барлык туганнарың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев