Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Ринат Габбас улы Яруллинга 15 декабрьдә 50 яшь тула.

17 декабря 2018, 08:19

774

0

0

Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем – безнең  иң якын кешебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк, диләр. Без - балаларың ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үсеп, олы тормышка аяк басабыз. Әтиебез, син  безнең өчен һәрьяклап яшәү үрнәге. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел дә, кайгыртучан әти,  ышанычлы тормыш иптәше дә син.  Киләчәктә дә гаиләбезнең ныклы терәге булып, әниебез белән тигезлектә яшәргә язсын. Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, озын гомер бирсен сиңа. Җан тынычлыгы белән, якыннарың янында озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. Бәхетең түгәрәк, саулыгың ныклы, гомер юлың бәрәкәтле булсын иде. Әле тагын күп еллар, безне сөендереп, шатланып, рәхәтлектә, муллыкта яшәвеңне телибез.
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен, сузып кулларын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сине яратып,  улың Айзат, кызың Зөһрә,
тормыш иптәшең Ләйсирә.   

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев