Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Рәис Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗановка 23 апрельдә 80 яшь тула.

20 апреля 2018, 08:47

810

0

0

Югары Шепкә авылында яшәүче Рәис  Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗановка 23 апрельдә 80 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиксән ел Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар аша узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып, тагын озак еллар безнең арада бергә-бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып, имин яшәргә язсын. Гомер бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, күңелеңдәге җан җылысының нурын сүндермичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып, озын гомер кичерүеңне телибез.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең.
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син безгә һәрчак кирәк,
Син безгә ныклы терәк!
Иң изге теләкләр белән улларың Ринат, Раббани, киленнәрең Галия, Гөлнара, кияүләрең Айрат, Илнур, Андрей, оныкларың Альберт, Гөлсирин-Рөстәм, Лилия-Линар исеменнән кызың Ләйсән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев