Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Ришат Галимҗан улы Шәрәфиевны чын күңелебездән 50 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз.

04 октября 2018, 13:49

1041

0

0

Кадерле киявебез, олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле,  ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балаларың бәхетенә сөенеп яши беләсең. Алдагы көннәреңдә дә бары  бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, имин тормышта яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Лилия белән гомер-гомергә бер-берегезгә терәк булып, иңне-иңгә куеп, тигез, матур озын  гомер кичерергә язсын. Кызларыгыз Зәлия,  Камиләне үстереп, олы тормышка бастырырга, аларның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын. Ә Эльвирагызның гаиләсе сезне сокландырып яшәсен.  
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен, сузып кулларын.
Чын күңелдән туган көнең белән
Котлап сине, кояш елмая.
Үзгәрмә син, май кояшы сыман
Балкып яшә якты дөньяда.
Иң изге теләкләр белән әбиең Ольга, Евгений, Алена-Гаяз, Динар, Рината, Риана.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев