Югары Шепкә авылында яшәүче Ризалия Әхмәтзәки кызы Салаватовага 23 октябрьдә 60 яшь тула.
Яраткан, газиз, кадерле әниебез, әбиебез – кадерле кешебез, сине зур, шатлыклы бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Бар гомереңне авыр, җаваплы хезмәт – укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, бер генә дә зарлануны, уфтануны белмәдең. Һөнәреңне һәрчак бөтен күңелеңне биреп, намуслы башкардың, балаларны ихлас яраттың, шуңа күрә алар арасында да ихтирам яуладың, авылда да абруең зурдан. Нинди генә эшкә алынсаң да, бар көчеңә тырышып эшлисең, күпләргә үрнәк син. Авыл җанлы, милли җанлы син. Газиз әтиебез белән матур гомер кичереп, иртә тол калып, без – ике балаңны хезмәт сөючән, тырыш, белемле итеп үстерергә күпме көч куйдың. Йортыбызның җылы учагын сүндермичә, инде менә ничә еллар ялгыз канат гомер кичерәсең. Синдәге күңел сабырлыгына таң калырлык. Абынганда – кул, егылганда – иң, җанга авыр чакларда дәва бирүче шәфкатьле җан син, әниебез! Безне кеше булсыннар дип үткәргән йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен бүген синең алда баш иябез. Күңел серләрен ачардай сердәшебез дә, төпле киңәшчебез дә, авыр чакларда кочып юатучыбыз да син, бердәнберебез.
Озын гомер, тән сихәтлеге, алсу иртәле имин көннәр, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәү чыганагы булып торуыңны телибез. Тагын бик күп еллар арабызда яшәп, рух ныклыгы, иман байлыгы белән сугарылган күңелең тагын да шат, күтәренке булып тормыш кичәргә язсын.Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы булсын.
Яшьнәп яшәү сиңа көч өстәсен,
Гел йолдыздай балкы нур чәчеп.
Син булганда көчле, канатлы без,
Синдәй әни булу - зур бәхет.
Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,
Шат күңелле булып гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Иң изге теләкләр белән улың Илнар, кызың Гөлнар, киявең Раушан, оныкларың Амалия, Аэлина. Бу теләкләргә әниең – әбиебез,
барлык туганнар да кушыла. 438.
Газетабызның актив хәбәрчесе Ризалия Әхмәтзәки кызы Салаватованы без – “Зәй офыклары” газетасы коллективы да юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Розалия Әхмәтзәкиевна, Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет, иҗат уңышлары телибез! Безне һәм газета укучыларыбызны кызыклы язмаларыгыз белән шулай сөендереп торыгыз.
Нет комментариев