Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә авылында яшәүче Сәвия Шәехсолтан кызы Бариеваны 85 яшьлек юбилее.

12 мая 2021, 08:27

300

0

0

Югары Шепкә авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, дәү әбиебез Сәвия Шәехсолтан кызы Бариеваны 85 яшьлек юбилее – гомер бәйрәме белән котлыйбыз.
Күпләр сокланырлык үрнәк хезмәт һәм тормыш юлы үттең. Кызганыч, шушы гомереңдә кайгы-борчулар да күрергә язды сиңа. Ике улыңны, әтиебезне югалттың. Әмма син беркайчан да зарланмадың, тормышны төптән җигелеп тарттың. Һаман да без балаларың, оныкларың өчен борчылып яшисең, акыллы киңәшләрең белән ярдәм итәсең. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әниебез. Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләсең. Киләчәктә дә балалар, оныклар бәхетенә куанып, безне сөендереп, җан тынычлыгы белән, саулыкта һәм иминлектә, йортыбызның яме булып озак гомер ит.
Әле һаман без дип яшисең син,
әни,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, синең өчен
Нинди игелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет-шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул безнең өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленнәрең, киявең, оныкларың, оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев