Югары Шепкә авылында яшәүче әтиебез Раиф Хәсән улы Тучинга 6 февральдә - 60 яшь, әниебез Таһирә Нәкыйп кызына быел 50 яшь тула.

Гомер юлыгызны якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык, кадерле әтиебез һәм әниебез! Сезне гомер бәйрәмегез - юбилейларыгыз белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы сезгә күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, яратып-сөеп, барысын да кайгыртканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Без тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Сез безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Сез тормыш авырлык-ларын җиңә килеп, балаларыгызга, туганнарыгызга сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисез. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдегез. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнегез, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сез балабыз - оныгыгызга да ягымлы дәү әти һәм дәү әни. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгызның да игелеген күреп, бер-берегезгә терәк, ышаныч булып озын гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Гел шулай көләч, ягымлы булыгыз.
Әти-әни, күңелегез шундый изге,
Булыгыз сез озын гомерле.
Без бурычлы сезнең алда,
Сез хөрмәтле, безгә кадерле.
Без телибез сезгә озын бәхет,
Тату гомер, бетмәс шатлыклар.
Парлап барыр юлыгыз озын булсын,
Ашыкмыйча килсен картлыклар.
Пар имәннәр кебек яшәгез сез,
Әти-әни, тагын гөрләшеп.
Язлар саен кайткан пар аккошлар
Очсын әле сездән көнләшеп.
Без телибез сезгә, әти-әни,
Озын гомер, саулык, шатлыклар.
Икегез дә бергә, матур яшәп,
Тигез килсен диеп картлыклар.
Иң изге теләкләр белән улыгыз Рамис, кызыгыз Алинә, киявегез Фәрхәт, бердәнбер
оныгыгыз Зөһрә, төпчек кызыгыз Гүзәл.
Нет комментариев