Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә мәктәбе укытучысы Рания Наил кызы Салиховага 4 июньдә 50 яшь тулды.

05 июня 2020, 08:38

470

0

0

Хөрмәтле Рания Наиловна!  Матур юбилеегыз уңаеннан изге теләкләребезне кабул итегез. Сез озак еллар мәктәбебездә  балаларга белем һәм тәрбия бирәсез. Гаделлек, сабырлык сорый торган хезмәтегезне бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкарасыз. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында да абруегыз зурдан. Мәктәбебез өчен янып йөрисез, балалар өчен дә Сез таләпчән укытучы гына түгел, алар күңелен якыннан аңлаучы тугры дус та.   Алга таба да шулай хөрмәтле педагог булып, безнең белән тагын озак еллар хезмәт куярга язсын.  
Гаиләгез дә матур, йортыгыз кунакчыл. Күзләрне иркәләгән бу соклангыч тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, кул тырышлыгы, сабырлык, уңганлык ята. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Тормыш иптәшегез белән тигез тормышта  балалар бәхетенә төренеп яшәргә язсын Сезгә.  
Бу юбилей әле тик бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда.  
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар  
Юлдаш булсын бик күп елларга!
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек белән
Килеп торсын алда көткәне!
Хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев