Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Шепкә мәктәбенең хуҗалык эшләре мөдире Люция Мөнәвир кызы Сафиуллинаның бу көннәрдә 50 яшьлек юбилее.

09 февраля 2018, 11:04

1015

0

0

Югары Шепкә мәктәбенең хуҗалык эшләре мөдире Люция Мөнәвир кызы Сафиуллинаның бу көннәрдә 50 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Люция Мөнәвировна, Сезне ихластан олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Мәктәбебездә хуҗалык эшләре мөдире вазифасында тырыш, намуслы хезмәт куясыз. Һәр эшкә җаваплы, сабыр, күндәм булуыгыз белән аерылып торасыз. Сез ярдәмчел,  киң күңелле, тырышлыгыгыз, зирәк акыллы киңәшче булуыгыз белән башкаларга үрнәк. Һәр эшне тырышып, үз вакытында җиренә җиткереп  башкаручы кеше буларак хезмәттәшләрегез арасында зур ихтирам яуладыгыз. Юбилеегыз котлы, туар-таңнарыгыз өметле, гомерегез озын булсын. Алга таба сәламәтлектә, иминлектә яшәргә язсын үзегезгә. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Алдагы көннәрдә тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның таянычы, туганнарыгызга терәк булып, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Гел шулай якты йөзле, киң күңелле булып, якыннарыгызны сөендереп яшәгез.
Котлап Сезне бәйрәмегез белән
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен Сезне һәрвакыт
Сагыш уты, борчу-көенеч.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Хөрмәт белән мәктәп коллективы. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев