Югары Шепкәдә яшәүче Рәйхәт Тәүҗип улы Сафиуллинны чын күңелебездән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Син матур яз аенда дөньяга килгәнсең. Шуңа күрәдер күңелеңдә кояш җылысы, ә җаныңда гөлләр бакчасы. Йомшак күңелле, туган җанлы, ярдәмчел, сабыр холыклы булганың өчен барыбыз да яратабыз сине. Тормыш юлың игелекле, мактаулы хезмәт елларыннан үрелгән. Алтын куллы син, һәр алынган эшеңне җиренә җиткереп, могҗизага әверелдерәсең. Синең тырышлыгың, уңганлыгың турында республикада да беләләр. Син ясаган сандыкларның, шкатулкаларның эчендә җаны гына юк. Шөкер, кыен чакларда иңнәрен куярлык алтын баганаң – тормыш иптәшең Мөсфирәң бар. Бер-берегезне ярты сүздән аңлап, ярдәмләшеп, иңгә-иң куеп яши беләсез. Йорт-җирегез гөлбакча кебек. Өегез ямьле, тормышыгыз мул, кайчан килмә, йөзегез якты. Киләчәктә дә тормыш мәшәкатьләрен җиңә барып, сынмыйча-сыгылмыйча, Ходай Тәгалә биргән һәр көнгә куанып яшәвеңне телибез. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, тигез тормыш, шатлык-куанычлар гына юлдаш булсын. Кәефең – күтәренке, сәламәтлегең – какшамас, гомерең озын булсын.
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын
Синең узар гомер юлларың.
Алда сине якты өмет булып,
Бәхет көтсен, сузып кулларын.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән Разия апаң. Бу теләкләргә әниебез, сеңлем Зөлфирә, киявем Илшат, энем Флүр, киленебез Люция дә кушыла.
Нет комментариев