Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле кешебез Абрамов Геннадий Павловичка 15 сентябрьдә 60 яшь тула.

Федоровка авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле кешебез Абрамов Геннадий Павловичка 15 сентябрьдә 60 яшь тула.
Син бүген үзеңнең олы юбилеең – 60 яшеңне билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 60 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да кечесе дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, балаларың, оныкларың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.
Көз җитте дип гөлләр саргаймасын
Чәчәкләрен җиргә сипмәсе.
Яшь җитте дип йөрәк картаймасын,
Гомеркәйләр әле бетмәсен
Балаларың белән бергә-бергә
Тигезлектә язсын яшәргә.
Җәйге яңгыр кебек шыбырдарга,
Җәй яшене кебек яшьнәргә.
Иң изге, ак һәм пакъ теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлфирә, балаларың Светлана-Евгений, Павел-Юлия, оныкларың Арина, Вадим, Данил, Вероника, Дарина.
Нет комментариев