Замир Зыятдин улы ГОБӘЙДУЛЛИННЫ күркәм юбилее белән сәвәләйлеләр котлый.

Хөрмәтле Замир Зыятдинович! Без Сезне күркәм юбилеегыз белән барлык Сәвәләй халкы исеменнән ихластан тәбрик итәбез. Сез җитәкчелек иткән “Искра” колхозы хезмәткәрләре, бүген дә үзегезне яратып, үз итеп, тирән хөрмәт белән искә алып яши. Зыятдинович эшләгән чорда бу эш башкарылды, тегесе булдырылды дип өлкәннәр җыелышларда еш сөйли. Тырыш хезмәт, күрәсез эзсез калмый, барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
Юбилеегыз уңаеннан иң изге теләкләрне юллап сезгә ныклы сәламәтлек, имин көннәр, гаилә бәхете телибез. 75 яшь ир- ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган чор. Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, бирешмәвегез, тормыш кыйблагызны туры саклап баруыгыз, үрнәк балалар тәрбияләвегез белән өлге булып торасыз.
Инде алгы көннәрдә дә ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын.
Гомерегезнең олы туе булсын котлы!
Куанычлар һәм шатлыклар булсын потлы!
Җитмештә дә, сиксәндә дә, туксанда да
Йөрәгегез бүгенгедәй булсын утлы!
Кылган гамәлләрең — иксез-чиксез.
Үткәннәргә — калган эшләр бар.
Өмет өчен әле кодрәтең бар,
Хыял өчен матур хисләр бар.
Ихтирам белән Сәвәләй халкы исеменнән, авыл җирлеге башлыгы Валерий Маркелов.
Нет комментариев