Зичәбаш авылында гомер итүче Валентина Федоровна Андриянова 26 майда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Зичәбаш авылында гомер итүче якын кешебез – Валентина Федоровна Андриянова 26 майда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без - туганнары, дуслары аны гомер бәйрәме - олы юбилее белән тәбрик итәбез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 70 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәрдең, әмма сынмадың, сыгылмадың. Тормыш иптәшең Петр Николаевичны югалтуны да зур сабырлык белән күтәрә белдең. Кызың Надежда, оныгың Динарга ныклы терәк булып яшәвеңне дәвам итәсең. Һәрвакыт хезмәт белән яшәдең, күпләргә үрнәк булдың. Алгы көннәрдә Ходай Тәгалә сиңа сәламәтлек бирсен. Имин, тыныч көннәрдә, булганына шөкер итеп, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә насыйп булсын.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.
Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
Иң изге теләкләр белән Селиверстовлар,
Таймасовлар, Гориннар, Кузьминнар гаиләләре.
Нет комментариев