Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зичәбаш авылында яшәүче Ксенофонт Константинович АНТОНОВКА 23 июньдә 90 яшь тула.

22 июня 2018, 13:35

788

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз, син чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең зур куанычыбыз. Сез әниебез белән бәхетле матур тормышта без – 5 баланы тәрбияләп үстердегез. Әтиебез, син һәркемгә гади, кешелекле, игелекле, безгә үрнәк булып торасың. Туганнар һәм авылдашлар да сине ихтирам итәләр. Һаман да шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып озын-озак яшәвеңне телибез. Кадерлебез, сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Әле күп еллар бәхетле әти, яраткан бабай булып, тормышыбыз терәге, таянычы булып, тагын озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын иде. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне

Бездән, әти, кабул ит әле.

Озак еллар безне сөендереп,

Гомер йомгагыңны сүт әле.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев