Зоя Иосифовна Антонованы 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Тәрбияче - авыр һәм җаваплы хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Балаларның холкы формалашу, сәләтләре ачылу, тирә-якны танып белү, туган якны сөючеләр итеп тәрбияләүгә аларның өлеше зур. Шушы мактаулы хезмәткә бар күңелен, йөрәк җылысын салып эшләүче “Якты кондыз” бакчасы татар теле тәрбиячесе Зоя Иосифовна Антонова бу көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Балаларга карата бик игътибарлы, үз эшенең чын остасы ул. Әти-әниләргә дә яхшы киңәшләрен бирә, ярдәм итә. Тынгысыз, йомшак күңелле, сабыр, тирән белемле, олы хөрмәткә лаек тәрбиячеләрнең берсе булган Зоя Иосифовна күп еллар район-шәһәр татар теле тәрбиячеләре методик берләшмәсен дә җитәкли.
Гомерегезне балаларга багышлап, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган хөрмәтле Зоя Иосифовна, без Сезне матур юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз. Сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бөтенлеге, бәхет-сәгадәт, шатлык-куанычлар телибез. Көчегез төкәнмәвен, эш дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык, без татар телчеләренә шулай киңәш-тәкъдимнәр бирүегезне телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Ихтирам һәм хөрмәт белән шәһәр бакчалары татар теле тәрбиячеләре.
Нет комментариев