Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

“Зәй” агрофирмасының “Игенче” хуҗалыгы хисапчысы Раушания Флер кызы Уразманованы чын күңелебездән 55 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз.

04 сентября 2020, 08:19

201

0

0

Хөрмәтле Раушания Флеровна! Гомерең мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән, тормышың да сокланырлык.  Син хезмәт юлын исәп-хисап эшенә багышлаган, бу өлкәдә  зур тәҗрибәле белгеч. Хезмәтеңне намус белән, булсын дип башкарасың, вакытыңны, көчеңне кызганмый эшли беләсең. Һөнәреңә тугрылык, эшкә үтә җаваплы каравың, эшеңне җиренә җиткереп башкаруың – яшьләргә матур өлге. Без сине олыбыз-кечебез хөрмәт итәбез, яратабыз, сабырлыгың, белемең, тырышлыгың, киң күңеллелегең белән хезмәттәшләрең арасында абруй казандың. Алга таба да шушы асыл сыйфатларыңны югалтмыйча, коллективның тоткасы булып эшләвеңне телибез.
Гаиләңдә дә син иреңә кадерле һәм ышанычлы тормыш иптәше, яраткан, газиз әни, туганнарыңа, якыннарыңа ярдәмчел, ачык йөзле хатын-кыз. Йортыгыз ямьле, җылы, өстәлегез һәрчак мул, ризыклардан сыгылып тора. Тормышыгыз киләчәктә дә шулай җылы һәм матур булсын, дусларыгыз, якыннарыгыз сукмакны өзмәсен. Сиңа сәламәтлек, алсу иртәле имин көннәр, озын гомер телибез. Һәрчак шулай мөлаем, ачык йөзле, күтәренке рухлы булып кал. Якыннарың белән бергә-бергә озын-озак яшәргә язсын, уй-хыялларың тормышка ашсын, сау-сәламәт, бәхетле бул!
 Тормышың һәрчак балкып  торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Гел елмаеп, көлеп яшә син,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзеңдә һәрчак кояш нуры
Балкын торсын, һич тә  сүнмәсен.
Иң изге теләкләр һәм зур хөрмәт белән “Восток” агрофирмасы коллективы кызлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев