Зәй муниципаль районы Советы Госман Мухамовны юбилее белән котлый

Хөрмәтле Госман Мәхмүтович! Сезне юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Сез Зәй җирле үзидарә органнарында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыктыгыз, намуслы хезмәтегез белән күпләргә үрнәк булдыгыз. Тормыш иптәшегез Хәят ханым белән кешеләргә карата итәгатьле һәм мәрхәмәтле балалар тәрбияләп үстердегез. Бу - сезнең гаиләгезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүген дә Сез - Зәйнең иң ихтирамлы кешеләренең берсе. Алга таба да, бүгенгедәй, балаларыгыз кайгыртуын, халык хөрмәтен тоеп, онык һәм оныкчыкларыгызга сөенеп яшәвегезне телибез.
Озын булсын Сезнең гомерегез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Үзгәрмәгез, гомер буе шулай
Яшь күңелле булып калыгыз.
Бәхет, саулык юлдаш
булсын Сезгә,
Борчу белмәс шул чак җаныгыз.
Олы хөрмәт белән Зәй муниципаль районы Советы.
Нет комментариев