Зәй политехник колледжы педагоглары һәм ветераннарын колледж директоры Сергей Максимов котлый

Хөрмәтле Зәй политехник колледжы педагоглары һәм ветераннар!
Һөнәри техник белем бирү һәм Укытучылар көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.
Бу ике бәйрәм календарьда очраклы урын алмаган. Урта һөнәри белем бирү системасы күп кенә буын педагогларның, үз эше осталарының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә яши һәм үсә. Сезнең энтузиазм, үҗәтлек, зирәклегегез һәм укучыларыбызга чиксез ышанычыгыз нәтиҗәсендә безнең колледждан чын профессионаллар чыга. Без колледжыбызда белем алган студентларыбыз белән горурланабыз. Район үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагоглар, ветеран укытучыларыбыз зур хөрмәткә лаек. Нәкъ менә сез үсеп килүче буында хезмәткә мәхәббәт һәм эшче һөнәренә хөрмәт тәрбиялисез. Сезнең хезмәтегезнең әһәмиятен бәяләп бетергесез.
Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм кайгыртучанлыгын, нык сәламәтлек һәм зур уңышлар телим.
Ихтирам белән
колледж директоры
Сергей Максимов.
Нет комментариев