Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәй районы Якты Күл авылында яшәүче бертуганыбыз Анна Николаевна Горбуновага 16 сентябрьдә 60 яшь тула

14 сентября 2018, 14:47

666

0

0

Зәй районы Якты Күл авылында яшәүче бертуганыбыз Анна Николаевна Горбуновага 16 сентябрьдә 60 яшь тула.
Кадерле апабыз, сеңлебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син. Туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып күркәм гомер кичерәсең. Шундый гади, эчкерсез, туган җанлы булганың өчен рәхмәт сиңа. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балалар, хәзер инде оныкларың бәхетенә сөенеп яши беләсең. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче синең кебек туганың булу – безнең өчен олы бәхет. Алдагы көннәреңдә дә бары бәхеттә, куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, тормыш иптәшең Дмитрий җизни белән парлы тигез, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.
Алтмыш ел да үтеп киткән икән
Син дөньяга килгәннән бирле.
Тормыш һаман хезмәт таләп итә,
Тормыш һаман матур һәм серле.
Үрнәк итеп сөйли һәркем сине,
Суынмасын йөрәк җылың да.
Көзләр белән бергә килеп җиткән
Куанычлы туган көнең дә.
Кызганма син үткән елларыңны,
Яшәү - үзе җирдә зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сине,
Сәламәт бул, дибез һәрвакыт!
Бары изге теләкләр белән Хәмидуллиннар,
Чукаевлар, Маркеловлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев