“Зәй шикәре” агрофирмасының исәп-хисап, икътисад, кадрлар бүлегендә, пешекче булып хезмәт куючы барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.

Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме - иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Үткән һәр көнегез күңел дәфтәрегездә якты мизгелләр булып саклансын. Һичкайчан авырмагыз, йөзегездән елмаю, күңелегездән ышаныч китмәсен. Барлык хыялларыгыз да чынга ашсын, күңелегездә һәрвакыт яз булсын.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Гел елмаеп, көлеп яшәгез Сез,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзегездә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.
Хөрмәт белән Илсур Вәлиуллин.
Нет комментариев