“Зәй шикәре” акционерлык җәмгыятендә озак еллар профком рәисе, хисапчы булып хезмәт куючы Валентина Анатольевна Динмөхәммәтованың 55 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Валентина Анатольевна! Сез көчле рухлы, кыю фикерле хатын-кыз, киң күңелле, ярдәмчел, бар яктан да уңган-булган. Яшәү рәвешегез, хезмәткә карашыгыз, тырышлыгыгыз белән күпләргә үрнәк сез. Янәшәдәгеләргә, якыннарыгызга матурлык өләшеп, хөрмәткә, дәрәҗәгә ия булып яшисез. Болар барысы да – тырышлыгыгыз, хезмәтегез, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуыгыз нәтиҗәсе. Бервакытта да уфтануны, зарлануны белмисез, барына шөкер итеп яшисез. Күңелегез гел изгелектә, юлыгыз туры. Сезнең бу тормышта үз урыныгыз, үз кыйблагыз бар. Шушы юлыгыздан тайпылмыйча, гасыр чиген узыгыз, сау-сәламәт булыгыз. Мәңге шундый яшь күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Күңелегез һәрчак күтәренке, җаныгыз тыныч, киләчәк көннәрегез имин, бәрәкәтле булсын. Алга таба да гаиләгезнең, якыннарыгызның хөрмәтенә күмелеп яшәгез.
Сезнең гомер ямьле җәйгә охшаш:
Күңел җылысын бүләк итәсез.
Бары бәхет, сөенечләр генә
Алып килсен һәрбер иртәгез.
Үлчәнмәгән сездә рухи ныклык,
Ташып тора җанда егәрлек.
Бирсен Ходай сезгә ныклы саулык
Гомер тауларына менәрлек.
Хөрмәт белән шикәр заводы бухгалтериясе
коллективы.
Нет комментариев