Зәй шәһәрендә гомер итүче Александр Петрович Григорьевка 28 апрельдә 70 яшь тула.
Кадерлебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Тормыштан һәрчак тәм табып, кешеләрне, якыннарыңны хөрмәтләп яшисең син. Тормыш юлың бик күпләр сокланырлык. Син һәрчак безне бар күңелең белән аңлаучы чын әти булдың, җил-яңгыр тидермичә үстердең. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа!
Әниебез белән озак еллар иңгә-иң куеп, тату, матур гомер итәсез. Сез безне елмаеп каршы алганда туган йортыбызга кайтулары ук рәхәт. Киләчәктә дә безне куандырып, әниебез белән тигезлектә, саулыкта бәрәкәтле гомер кичерергә язсын. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, без - балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәсәң иде!
Гомер юлың озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең.
Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә, безгә кирәк син.
Алда әле сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше,
Кадерлебез тик син булганга.
Иң изге теләкләр белән балаларың Олег-Рая, Люба-Владислав, оныкларың Кристина-Айрат, Кирилл, Радмила, Виктория, София, оныкчыкларың Элина, Аким. Безнең теләкләргә әниебез, барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев