Зәй шәһәрендә гомер итүче Бәгыйс Нәҗип улы Салиховның күркәм юбилее - 14 апрельдә аңа 80 яшь тула.
Абыебыз! Сине ихлас-тан гомер бәйрәмең белән тәбриклибез, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаиләңдә тигез тормыш, олы киңәшчебез, рухи терәгебез булып, балаларыңның, туганнарыңның кадер-хөрмәтенә уралып, бәхетле озак яшәвеңне телибез.
Хөрмәтлебез! Табигать җанланып, ындыр артын иңләп шаулап ташу төшкән гаҗәеп бер мизгелдә дөньяга килгәнсең. Шуңадыр, син һәрчак хәрәкәттә, эзләнүдә, хезмәт казанында кайныйсың. Тормыш сине һәрьяклап сынады - бирешмәдең. Биш бала белән калган әнкәебез җилкәсенә төшкән дөнья авырлыкларын бергәләп күтәрдегез, туганнарга югары белем алырга, тормышта үз кыйблаларын табарга ярдәм итүче дә син. Бары синдә генә шатлык-кайгыларны сыйдыра алучы олы йөрәк. Рәхмәт сиңа! Баш энергетикның беренче урынбасары, баш инженерның беренче урынбасары, эколог кебек үтә дә җаваплы урыннарда эшләдең. Хезмәтеңне югары бәяләп, шәрәфле исемнәр бирелде. Тумыштан бирелгән зирәк акыл, сабырлык, тәвәккәллек, намуслы хезмәт, кешеләргә ярдәмчел булу - әнә шундый күркәм сыйфатлар синең гомерлек юлдашларың. Гаиләңдә ныклы терәк, үрнәк әти, хезмәттәшләрең арасында абруйлы җитәкче син, һәрвакыт гади, тыйнак булып кала беләсең. Араларда чакрымнар булса да, син һәрчак безнең янәшәдә, күңел белән сиңа сыенабыз. Син яшәгәндә көннәребез аяз, төннәребез якты безнең. Үтемле киңәшләрең, кылган изгелекләрең алдында баш иябез.
Сокланмаган кеше юктыр сиңа,
Син бит безгә - яшәү өлгесе.
Яшә, абыебыз, тагын шул кадәрле,
Булып нәселебез көзгесе!
Сине чиксез яратып, хөрмәт итеп туганнарың.
Бу теләкләргә гаиләң дә кушыла.
Нет комментариев