Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәй шәһәрендә гомер итүче Гөлйөзем Нәҗип кызы Минебаевага 21 мартта 55 яшь тула.

20 марта 2020, 08:35

488

0

2

Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше, йортыбызның яме. Син  тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Тыныч холкың, сабыр, оптимист рухлы булуың белән күпләргә үрнәк син. Озак еллар “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияче булып эшлисең. Күтәренке кәефең, тәмле телең белән никадәр балаларны тәрбияләдең, эшеңнән ямь һәм тәм табып, хезмәтеңдә макталып эшләвеңне дәвам итәсең. Күпме ата-ананың рәхмәтле карашы, мактау сүзләре, мәрхәмәте олы йөрәгеңә сыйгандыр. Әтиебез белән тигезлектә, бәрәкәтле имин тормышта, бер-берегезне саклап-яклап, сәламәтлектә гомер итәргә язсын!
Син бәхетле булсаң – без бәхетле,
Без бәхетле булсак – син тыныч.
Гомереңнең һәрбер көне – бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Әти белән бергә яшәргә!
Иң изге теләкләр белән әтиебез Заһир, кызларың Алсу, Айгөл, кияүләрең Ринас, Илдар, оныкларың Альмира-Арслан, әби-бабай, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев