Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәй шәһәрендә гомер итүче Госман Мәхмүт улы Мухамов бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

10 декабря 2021, 08:05

504

0

0

Зәй шәһәрендә гомер итүче Госман Мәхмүт улы Мухамов бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Куш-Елга авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче абыебыз Госман Мәхмүт улы Мухамов бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле абыебыз, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Тормыш юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык синең. Гомер буе җитәкче урыннарда эшләп, райондашлар арасында олы хөрмәт казандың. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яши беләсең. Киң күңелле дә, дус-туганга ярдәмчел дә син. Тормыш иптәшең Хәят апа белән балаларыгыз, оныкларыгызга сөенеп, тормыш юлында тигез, матур итеп гомер кичерәсез. Без – туганнарыгызга һәрчак ишегегез ачык, йөзегез якты. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычларга бай көннәр телибез. Тормышыгыз бүгенгедәй матур булсын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән энең Гүмәр-Әлфия, Хәйруллиннар, Абрамовлар, Нургалиевлар гаиләләре. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев