Зәй шәһәрендә гомер итүче Татьяна Алексеевна Ефимованы туган көне һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме – 8 Март белән котлыйбыз!

Кадерле әниебез, синең белән сөйләшкән саен дөньяны яңа яктан ачасың, яшәү тагын да ямьләнә, тагын да мәгънәлерәк төс ала. Син балалар, оныклар дип өзелеп торасың. Сиңа саулыкта, иминлектә, тынычлыкта гомер итәргә язсын. Алга таба да бергә-бергә, балалар, оныкларыңның игелеген күреп, аларга куанып, озын-озак яшәргә язсын. Гел шулай эчкерсез, мөлаем, мәрхәмәтле җанлы, сөйкемле булып кал. Әле күп еллар бәхетле әни, яраткан әби булып гомер кичерергә язсын.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Сине яратып балаларың, оныкларың
Нет комментариев