Зәй шәһәрендә гомер кичерүче Елизавета Павловна Рафаиловага 4 мартта 90 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез! Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Без һәрчак синең белән горурланабыз. Сугыш һәм аннан соңгы елларда колхозда, туган авылың Туңылҗада эшләп, лаеклы ялга чыктың. Синең аек фикерле булуың, күңелеңнең шат, көр булуы сокландыра. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып яшәргә язсын. Гомер бәйрәмең белән котлап, тазалык, бәхет-шатлык телибез.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әни, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, кызларың, кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев