Зәй шәһәрендә гомер кичерүче Энҗе Тимерхан кызы Хәмидуллинаны һәм Югары Лоҗы авылында яшәүче Рәйсә Габделхак кызы Солтанованы Әниләр көне белән ихластан тәбриклибез.
Кадерлеләребез инде үз балаларын туган оядан очырсалар да, әле һаман ата-ана йортын атлап кергәндә сабый балаларны иркәләгәндәй безне сөеп, күз карашлары белән назлап каршы алалар. Оныкларының һәр уңышына бездән дә ныграк куанып, тормыш ямен-тәмен тоеп яши белүләре белән үрнәк булып торалар. Әниләребез, барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, алгы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, бергә-бергә яшәргә язсын!
Иң сөйкемле сүзләр - сезнеке!
Йомшак, жылы куллар - сезнеке!
Иң-иң татлы сүзләр - сезнеке!
Җан изрәткеч җырлар - сезнеке!
Сезне яратып Эльза, Илнур, Искәндәр, Илсөяр.
Нет комментариев