Зәй шәһәрендә туып үсеп, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче Марат Марсель улы Кыямовка 20 февральдә 35 яшь тула.
Кадерле энем, абыебыз, туганыбыз, сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Дөньядагы иң гүзәл сыйфатларны үзеңә мулдан җыйгансың син. Үтә дә тыйнак, сабыр холыклы, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел син. Күзләреңдә нур балкый, йөзең һәрчак шат, ягымлы. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыгызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Киләчәктә дә тормыш иптәшең Регина белән бер-берегезгә терәк-таяныч булып, газиз балаларыгыз Сәид һәм Аиданы тигез тормышта үстереп, аларга куанып, туганнарның җан җылысын тоеп, бергә-бергә озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Чын кеше булып яшәр өчен җирдә
Кирәк акыл, кирәк зирәклек.
Ә бит сиңа Ходай туганда ук
Бу сыйфатларны биргән җитәрлек.
Тырышлыкны сиңа мулдан салган
Һәм өстәгән бетмәс сабырлык.
Гомер юлларыннан сыгылмыйча,
Чын кеше булып атлап барырлык.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Гаиләбезгә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән яраткан апаң Эльвира, җизнәң, балалар Эрик, Азалия.
Нет комментариев