Зәй шәһәрендә яшәүче Александр Алексеевич Константиновка 15 гыйнварда 70 яшь тула.
Түбән Кама районы Иске Тәтемәле авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле кешебез Александр Алексеевич Константиновка 15 гыйнварда 70 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлап, сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Син гаиләбезнең тоткасы, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Син без - балаларың өчен дә гомер буена ныклы терәк. Безне игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшисең. Ходай сине саулыктан аермасын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Әниебез белән бергә бәрәкәтле матур тормышта, балаларың һәм оныкларыңа куанып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәргә язсын. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Люба, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев