Зәй шәһәрендә яшәүче гаилә дустыбыз Айрат Хәниф улы Камалиевны гомеренең күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез

Киң күңелле, эчкерсез, сабыр табигатьле кеше син. Гаиләңдә Ләйсәнеңә ышанычлы тормыш юлдашы, улыңа кадерле әти син, туганнарың, дусларың өчен җан атып торасың. Кешелекле йөрәгең, ярдәмчеллегең өчен сине ихтирам итәбез. Гомер бәйрәмеңдә бездән иң изге, иң якты, иң матур теләкләрне кабул итеп алсаң иде. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, тыныч һәм имин көннәр телибез. Ләйсән белән улыгызның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, аның уңышларына сөенеп, имин озын, тигез гомер кичерсәгез иде. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз булсын, гел шулай елмаеп, матур бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын.
Җиргә килгәч бәхет
бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.
Бәхет теләп һәркөн
таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.
Иң изге теләкләр белән
гаилә дусларыгыз Ләйлә, Марат, Камил, Разил Мостафиннар.
Нет комментариев