Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче газиз кешебез Равил Габделхәй улы Насретдиновка 10 декабрьдә 60 яшь тула.

06 декабря 2019, 08:29

939

0

0

Кадерле тормыш иптәшем,  әтиебез, кияү, бабабыз, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз.  Тормышыңны изге гамәлләр белән бизәп яшәүче, бик тә күркәм холыклы, кешелекле, ярдәмчел, киң күңелле  син. Күңелеңнән яктылык, аклык-пакьлек, миһербанлык бөркелеп тора. Син гаилә нигезебезнең тоткасы да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Гомерең буе туганнарың, балалар-оныкларың өчен җан атасың, тормышларын гел кайгыртып торасың. Рәхмәт сиңа мәрхәмәтле олы йөрәгеңә, рәхмәт һәрчак балкып торган йөзләреңә, алтындай киңәшләреңә. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, балалар һәм оныклар игелеге бирсен.
Куанычлар гына алып килсен
60 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Вәсилә, бабаң Фәсих, балаларың Гүзәл-Марсель, Венера-Альберт, оныкларың Рамил, Дамир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев