Зәй шәһәрендә яшәүче Гөлүсә Зәйни кызы Хәйруллинага 15 февральдә 70 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, кодагыебыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син киң күңелле, кешелекле, олы җанлы кеше. Тормышның һәр көнен мәгънәле итеп, яратып, хезмәт белән кичерәсең. Тормышыгыз бөтен, мул. Шушы рәхәтне булдырган кулларың сызлауны, тынгысыз җаның ару-талуны белмәсен. Саулыкка төренеп, бәрәкәттә, муллыкта яшәргә насыйп булсын. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гомернең озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Киләчәктә дә балаларың, оныкларыңа сөенеп, аларның кадер-хөрмәтен тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын. Һәр туар таң исәнлек-саулык, гаилә бәхете, искәрмәс бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен сиңа.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Еллар арты еллар өстәлсә дә,
Һаман күңелеңне яшәртсен.
Нурлар сибеп көләч йөзләреңә,
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Бүген синең юбилеең,
Телибез бәхет-шатлык!
Күңел күгең якты булсын,
Тәннән китмәсен саулык!
Иң изге теләкләр белән улың Марат-киленең Резедә, кызың Лилия, оныкларың исеменнән кода-кодагыең Камил белән Зөлфия.
Нет комментариев