Зәй шәһәрендә яшәүче Гүзәл Марс кызы Васильевага 30 апрельдә 35 яшь тула.

Кадерле Гүзәл, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз.Син тирә-юньгә кояш нурлары кебек үзеңнең күңел җылыңны таратасың, һәр кешегә җаен табып, күңелен юатасың. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле һәм яшь булып кал. Сиңа күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, улыгыз Данилның игелеген генә күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Саулыгың ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын булсын.
Сәламәт бул, дибез, чын күңелдән
Һәм телибез озын гомер, иминлек.
Көннәрең һәрчак матур булсын,
Һәр мизгеле үтсен сөенеп.
Гел шулай кыю бул бөркеттәй,
Хыялың, өметең зур булсын.
Башлаган эшеңне һәрвакыт
Ходаем бары тик уң кылсын.
Шулай ук улыбыз Олегның да 23 апрельдә туган көне булды. Олег, без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыгызның аумас терәге булып яшәвеңне, шатлык-куанычлар, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Гаиләгез имин булсын, тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән Керәшен Мәлемендә яшәүче
әниең Галина, әтиең Василий.
Нет комментариев