Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Халидә Мәдхәт кызы Ханнанованың 30 октябрьдә матур юбилее.

30 октября 2020, 13:19

350

0

0

Кадерле әниебез, нәнәебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Гомерең мактаулы хезмәт юлы белән үрелгән, тормышың да сокланырлык.  Хезмәтеңне намус белән, булсын дип башкарасың, вакытыңны, көчеңне кызганмый эшли беләсең. Гаиләдә дә син кадерле һәм ышанычлы тормыш иптәше, яраткан нәнәй, газиз әни, туганнарыңа, якыннарыңа ярдәмчел, ачык йөзле хатын-кыз. Һәрчак шулай мөлаем, ачык йөзле, күтәренке рухлы булып кал. Нык-лы сәламәтлек, имин көннәр насыйп булсын сиңа, әтиебез  белән тигезлектә озын гомер итегез. Киләчәктә дә барыр юлларың озын, саулыгың ныклы, табының мул, сыйлы булсын. Без – балаларыгыз, оныкларыгызның шатлыкларына куанып, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс куанычлар, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә насыйп итсен. Таңнарның – алсуы, тормышның матуры, нурлысы, шатлыклы, куанычлысы әле алда булсын.
Тормышың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Гел елмаеп, көлеп яшә син,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзеңдә һәрчак кояш нуры
Балкын торсын, һич тә сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев