Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Харитон Васильевич Бухаровны матур юбилее белән котлыйлар.

21 января 2022, 08:06

759

0

0

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле кешебез Харитон Васильевич Бухаровны чын күңелебездән матур юбилее белән котлыйбыз.
Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхет, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Киләчәктә дә әниебез белән бер-берегезгә терәк таяныч булып, гел шулай елмаеп, сөендереп яшәгез. Барыр юлларың озын, көннәрең имин булсын, җан тынычлыгы белән, сәламәтлектә гомер итәргә насыйп булсын.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшә син.
Озак еллар сау-сәламәт булып,
Яшен булып күкрәп яшьнә син!
Иң изге теләкләр белән улың Данил. Бу теләкләргә тормыш иптәшең, әби, Лилия, Рамил, Рөстәм,
Лира гаиләләре дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев