Зәй шәһәрендә яшәүче Ләйсән Юныс кызы Камалиевага 17 декабрьдә 45 яшь тулды
Газизебез, киң күңелле, эчкерсез, сабыр табигатьле кеше, гаиләңдә иреңә ышанычлы тормыш юлдашы, улыңа кадерле әни, барыбызның да хәлләрен белешеп, кайгыртып торучы кызым һәм туганыбыз син. Хезмәтеңдә хөрмәтле белгеч – гомереңне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладың. Хезмәт сөючән, тәвәккәллегең аркасында йортыгыз ялт итеп тора, гөл-чәчәкләргә күмелгән. Улыгыз Раилне дә чын кеше, тәрбияле итү өчен зур көч куясың. Балам, дип тырышып яшисең. Нәтиҗәсе дә куанырлык – улыгыз Казан медицина университетында белеп ала, тормышын дөньядагы иң игелек-ле һөнәр белән бәйләргә тели. Улыгызның уңышларына сөенеп, игелекләр күреп яшәргә язсын.
Кадерлебез! Матур бәйрәмеңдә бездән иң изге, иң якты, иң матур теләкләрне кабул итеп алсаң иде. Кешелекле йөрәгең, ярдәмчеллегең өчен сине ихтирам итәбез. Без сине бик яратабыз, синең белән горурланып яшибез. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, тыныч һәм имин көннәр телибез. Туганнарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерсәң иде. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз булсын, гел шулай елмаеп, тигезлектә матур гомер итәргә насыйп булсын.
Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзеңнән,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Телибез без сиңа олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы,
затлысын!
Иң изге теләкләр белән әниең Вәсилә, энең Ленар, яраткан племяннигың Ильяс. Бу теләкләргә тормыш иптәшең Айрат, улың Раил дә кушыла.
Нет комментариев