Зәй шәһәрендә яшәүче Миңсылу Зәкар кызы Фазлыеваның 19 майда туган көне.

Без якын кешебезне гомер бәйрәме белән чын йөрәктән тәбрик итәбез.
Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуың өчен зур рәхмәт сиңа! Оныгыңның кадерле, яраткан әбисе син.
Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, бергәләп уртак горурлыгыбыз булган Азалиянең уңышларына сөенеп яшәргә язсын.
Котлыйбыз сине,кодагый,
Күркәм бәйрәмең белән!
Һичкенә дә картаймыйсың,
Һаман яшь килеш күрәм.
Бүген синең туган көнең,
Телибез бәхет,шатлык!
Күңел күгең якты булсын,
Тәннән китмәсен саулык.
Күңеле алтын кешенең
Бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсе килеп
Тора туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйм,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Иң изге теләкләр белән кодалары Гыйлемхан, Гөлфия, килене Гөлнара, оныгы Азалия.
Нет комментариев