Зәй шәһәрендә яшәүче Равия Гомәр кызы Әһлиуллинага 31 августта 55 яшь тула.
Кадерле кешебез, сеңлебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, сабыр холыклы син, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Шундый гади, эчкерсез, туган җанлы булганың өчен рәхмәт сиңа. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балалар, хәзер инде оныгым, дип тә сөенеп яши беләсең. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, ике балаңны кеше арасында ким-хур итмичә үстереп, олы тормыш юлына чыгардың. Алдагы көннәреңдә бары тик бәхеттә-куанычта, сихәтлектә-саулыкта, балаларыңның, оныгыңның игелеген күреп, туганнарыңның җан җылысын тоеп, бәрәкәтле имин тормышта яшәвеңне телибез. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Кайгы-хәсрәт сине читләп үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән апаң Разия.
Нет комментариев