Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Рәхимҗан Гаптуллаҗан улы Әхмәтҗановка 9 майда 75 яшь тула.

07 мая 2021, 08:27

398

0

0

Зәй шәһәрендә яшәүче Рәхимҗан Гаптуллаҗан улы Әхмәтҗановка 9 майда 75 яшь тула.

Кадерле әтиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Төпле фикерле, хезмәт сөючән, киң күңелле, ярдәмчел булып яшәдең. Гомерең буе гадел кеше булып, тормыштан тәм табып яшисең. Без синең белән горурланабыз. Әниебезгә ныклы терәк булып, балаларыңа һәрчак ярдәм кулыңны суздың, безгә югары белем алырга һәм ныклы тормыш корырга булыштың. Әни белән бергә 52 ел бергә тату, үрнәк гомер кичерәсез. Ходай сине саулыктан аермасын, имин, бәхетле, тигез тормыш телибез.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең саулык белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Котлап сине туган көнең белән
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Иң изге теләкләр белән
Розалия, Ринат, Рим, Рөстәм, Алия
Бу теләкләргә әниебез Талия дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев