Зәй шәһәрендә яшәүче Сөббух Фәтхелбаян улы Ширияздановка 3 декабрьдә 65 яшь тула.
Гомер йөгерек елга, искән җил кебек тиз үтә икән. Биш туган арасында төпчегебез булган, безнең өчен бик кадерле, энебез Сөббух! Сине шушы матур юбилеең белән котлыйбыз. Һәрчак киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, алтын куллы, туган җанлы энем, сиңа ныклы сәламәтлек телим. Син гаиләдә яраткан әти, хатыныңа ныклы терәк. Тормышыңнан ямь табып, балаларың өчен сөенеп яшә. Ходай сезне кайгылардан сакласын. Нурия белән күңел тынычлыгында, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, балаларыгызның рәхәтен күреп, аларның уңышларына сөенеп, без - туганнар белән аралашып, озын-озак яшәргә насыйп булсын. Барлык кылган игелекләрең өчен зур рәхмәт, Сөббух!
Кеше гомере озын түгел,
Бик тиз үтә икән гомерләр.
Ходай үзе насыйп итсен сезгә
Парлы яшәү, парлы гомерләр.
Иң изге теләкләр белән апаң Һидая. Бу теләкләргә Кифая апа, Миргаяз-Зөлфирә, Котдус-Рәзинә, балаларың Илнар-Альбина, Диләрә-Артур да кушыла.
Нет комментариев