Зәй шәһәрендә яшәүче сеңлебез Венера Степановна Панфилованың 15 октябрьдә олы юбилее - 70 яшь тула.

Урта Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче сеңлебез Венера Степановна Панфилованың 15 октябрьдә олы юбилее - 70 яшь тула.
Кадерле туганыбыз, сине чын күңелебездән матур бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Син һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, уңган-булган, тыйнак. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яши беләсең. Кешеләрне, тормышны яратып яшисең. Син тырыш, гади, сабыр, ярдәмчел, кешелекле булуың белән безгә үрнәк. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче туганың булу - безнең өчен олы бәхет. Тормыш иптәшең Геннадий белән балаларыгызга сөенеп, тормыш юлында тигез, матур итеп гомер кичерәсез. Без – туганнарыгызга һәрчак ишегегез ачык, йөзегез якты. Балаларыгыз, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, озак еллар исәнлектә-саулыкта, тигез тормышта, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын. Шушы якты көннәрдә, зәңгәр аяз күкләрдә сикәлтәсез гомер сукмагында атларга язсын Ходай.
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Бәхеттә дә, шатлыкта да кеше,
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән Тавлиновлар, Кузьминнар,
Бутаковлар гаиләләре.
Нет комментариев