Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Тәрзимә Габдулла кызы Бикмиевага 18 июньдә 80 яшь тула.

18 июня 2021, 08:00

589

0

1

Зәй шәһәрендә яшәүче Тәрзимә Габдулла кызы Бикмиевага 18 июньдә 80 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Без һәрчак синең белән горурланабыз. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып яшәргә язсын. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы,   бәхет-шатлыклар телибез.  Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, хәерле гомер язсын Ходай. 
Син бит безнең 
тормышыбыз яме, 
Авыр чакта олы бер терәк. 
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул, 
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын. 
Бәхетләрнең мәңгелеген генә, 
Ә гомернең якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән улың Риф, оныкларың Рим, Ратмир.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев