Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче туганыбыз Ильяс Әхсән улы Хисмәтуллинны чын күңелдән гомер бәйрәме - юбилее белән котлыйбыз.

27 ноября 2020, 08:20

378

0

0

Җизни, максатчан,  үҗәт, хезмәт сөючән, алтын куллы булуың нәтиҗәсендә син уй-хыялларыңның, теләк-ниятләреңнең барысын да тормышка ашырдың. Хәзер ирешелгәннәргә куанып, булганның  кадерен белеп, кадерләп-саклап яшисең. Уңышларыңда һәрвакыт сине аңлап,  терәк-таяныч булып яшәүче  хатының -  Алсу апаның да өлеше зур. Сезгә киләчәктә тигез, бәрәкәтле тормышта балаларыгыз һәм оныкларыгызга куанып, иңне-иңгә куеп, озын-озак яшәргә насыйп булсын.  Сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Алга таба да шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып, туганнарың белән аралашып-ярдәмләшеп  яшәргә язсын!
Туган көнең – юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
 Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын –
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән Шәйхиевлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев