Зәй туган як тарихын өйрәнү музее директоры Александр Кузьмич Исаковка 25 ноябрьдә 45 яшь тулды.
Зәй туган як тарихын өйрәнү музее директоры Александр Кузьмич Исаковка 25 ноябрьдә 45 яшь тулды.
Хөрмәтле Александр Кузьмич! Сез куйган максатыгызга ирешүче, тәвәккәл, тынгысыз шәхес. Төгәл, җаваплы, һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел, кешелекле булуыгыз белән коллективыбызда хөрмәт яуладыгыз. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, осталыгыгыз бәхәссез.
Юбилеегыз белән котлап, Сезгә исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, имин көннәр телибез. Гаиләгез өчен дә Сез ышанычлы терәк, таяныч. Киләчәктә дә балаларыгызның күңел җылысын тоеп, җаваплы хезмәтегездә җан тынычлыгы белән армый-талмый эшләргә, тырыш хезмәтегезнең әҗерен күрергә язсын. Сезгә күтәренке күңел, рух ныклыгы, гаилә бәхете, тигезлек, бәрәкәтле озын гомер телибез. Тормышыгыз бүгенгедәй матур булсын.
Эшебездә төп кеше Сез,
Җаваплы вазифагыз.
Сезнең белән бергә эшләп,
Һәрвакыт сокланабыз.
Иртә дими, кич димисез,
Ял дигәнне белмисез.
Бүген бәйрәмегез белән котлап,
Зур уңышлар телибез.
Тирән хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.
Нет комментариев