Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Зәй ветеринария берләшмәсендә озак еллар тырыш хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган кадерле әтиебез, бабабыз Интал Зәйнулла улы Хәмидуллинны чын күңелдән 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

15 декабря 2017, 09:19

986

0

0

Зәй ветеринария берләшмәсендә  озак еллар тырыш хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган кадерле әтиебез, бабабыз Интал Зәйнулла улы Хәмидуллинны чын күңелдән 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Кадерле әтиебез, бабабыз, сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Әле күп еллар бәхетле әти, яраткан бабай булып, әниебез белән йортыбызның яме, тормышыбызның терәге, таянычы булып, тагын озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын иде.
Сиңа булган теләк-рәхмәтләрне
Бездән, әти, кабул ит әле.
Озак еллар безне сөендереп,
Гомер йомгагыңны сүт әле.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең һәм балаларың Илдар-Эльнара-Наилә-Эмиль,          Эльза-Илнур-Илсөяр-Искәндәр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев