Зәйдә яшәүче Алсу Исмәгыйль кызы Талипованың 15 февральдә матур юбилее.
Кадерле һәм яраткан тормыш иптәшем, туганыбыз, әниебез, әбиебез, кодагыебыз, сине ихластан 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Гомереңне китапханә эшенә багышлап, аны зур осталык, тѳгәл һәм күңел җылыңны биреп башкарып, абруй казандың син. Гаиләдә яраткан ана, тормыш иптәше, туган җанлы, кешелекле, ярдәмчел, Ялчыгол нәселен, туганнарың, балаларың, оныкларыңны түгәрәк өстәл янында җыйнап торучы олуг зат син. Әти белән без - ике кызыгызга тиешле тәрбия һәм белем биреп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Әле дә безгә күңел җылыгызны, үтемле киңәшләрегезне биреп, таяныч, терәк булып торасыз. Барысы өчен сезгә рәхмәтлебез. Кадерлебез, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-сәгадәт, искәрмәс шатлык-куанычлар телибез сиңа. Һәр көнгә, гаиләңә, балаларың-оныкларыңа куанып, аларның игелекләрен күреп, туганнарың җан җылысы, кайгыртуын тоеп, тынычлыкта матур, тигез яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк
Беркем дә юк, әни, дөньяда!
Зәңгәр күктә кояш мәңге балкыр,
Кошлар сайрар, очар күбәләк.
Теләгебез: имин-тыныч тормыш сиңа,
Тигез яшә әти белән бергәләп.
Иң изге теләкләр һәм хөрмәт белән тормыш иптәшең Алмаз, кызларың Алия, Гөлназ, кияүләрең Илнур, Илдар, оныкларың Әмилә, Сәминә. Бу теләкләргә Искәндәровлар, Хафизовлар гаиләләре, Түбән Биш авылында яшәүче әниең, кода-кодагыйлар да кушыла.
Нет комментариев